«Һәр җәүһәрдә – халкым тарихы»: фольклор кичәсе (6+)

21 сентябрь көнне Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан М. Вахитов исемендәге 2 нче санлы гимназия укучылары өчен «Һәр җәүһәрдә – халкым тарихы» дип аталган фольклор кичә узды.

фольклор
1
2
4
3

Чарада китапханәче балаларны татар халкының милли киемнәре, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, уеннары белән таныштырды. Милли киемнәрнең күптөрлелеге һәм үзенчәлекләре турында электрон презентация карап уздылар. Укучылар татар халкының «Йөзек салу», «Без-без, без идек», «Мәликә», «Түбәтәй» уеннарында актив катнашты, табышмакларга жаваплар тапты, тизәйткечләр, такмаклар әйтеп көч сынашты. Чараны тәмамлап, китапханәче татар балалар фольклорына багышланган китапларга күзәтү ясады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: